ЛАГЕРЬЛАР КАРТАЙСА ДА, “КҮҢЕЛЛӘРЕ” – ЯШЬ

Авылларда «Чебешләрне көзен саныйлар», диләр. Тик җәйге каникулларны менә дигән иттереп ял итеп уздырган яшьләрне дә нәкъ менә көзен санап чыгаралар. Мәктәптә белем гранитын кимерергә керешкән укучыларның ничек ял иткәннәрен бүген сөйләделәр.

Татарстанда яшүсмерләрне һәм яшьләрне сәламәтләндерү лагерьларында ял иттерү буенча махсус программа эшләп килә. 20 ел дәвам иткән программаның моңа кадәр булдырылмыйча калганы булмаган. Алга таба да шулай булыр, дип ышаналар.

Владимир Леонов, Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры:

– Җәй – ул кечкенә генә тормыш. Быелгы җәйдә бездә 1905 лагерь эшләде. Аларга стационар лагерьлар да, чатырлылары да, Кара диңгез яры буенда урнашканнары да керә. Җәйге сменалар дәвамында Татарстанның 168 000 баласы һәм яшь кешесе шушындый лагерьларда сәламәтлеген ныгытты. Ә 40 000 бала бушлай ял итте.

Диңгездәге ял

Күпләрне ымсындырып торган Кара диңгез яры буенда 5700 яшүсмер ял итеп кайткан. Бу якларда урнашкан 5 лагерьнең 3се – Краснодар краенда, 1әр лагерь Анапа белән Туапседа төпләнә. Кырым республикасындагы 2 лагерьда бездән 2000 кеше ял итәргә өлгергән. Краснодар краена яшьләр поезд белән барса, Кырымга – самолет белән.

Синең дә әти-әниеңнең «Артек» дигән уникаль лагерьда ял иткәне бардыр. Хәер, ул бүген дә үз позицияләрен югалтмый, һаман да популярлар рәтендә. Анда ял итәр өчен бер урынга 6-7 кеше «көрәшә» икән. Ләкин башка лагерьлардан аермалы буларак, биредә ял итәчәк балаларны кешеләр түгел, ә робот сайлап ала икән! Яшүсмерләр «Артек» сайтына үз мәгълүматларын керткәннән, соң робот үз эшенә керешә. Бүген «Артек»ның бер сменасында 354 кеше ял итә ала.

Лагерьлар картайса да, күңелләре – яшь!

Быелгы җәйдә ике лагерь үзенең юбилейларын билгеләп узган. Шуларның берсе – Лениногорск районындагы «Дружба» лагере. Ә Казаннан ерак булмаган «Дзержинец»ны исә «аксакал»лар рәтенә кертеп булыр иде. Аңа 80 яшь тулган! Тик шулай да, оныкларын өзелеп яраткан бабай сыман, ул әле дә яшьләрне колач җәеп каршылый.

Шунысы куандыра: Татарстан лагерьлары ил рейтингларында сан ягыннан да, сыйфат буенча да лидерлар рәтендә. Быелгы җәйдә безнең сәламәтләндерү лагерьларында хәвеф-хәтәр очраклары – агуланулар, үлем-китемнәр булмаган, Аллага шөкер!

«Лето»да – барысы да ышанычлы!

Яллар шәп үткән, дисәк тә, проблемалар булмый калмый, әлбәттә. Мисал өчен, хәзер шәхси «лагерь»лар бик популяр. Яңгырдан соң шытып чыккан гөмбә кебек, аларның саны да арта бара. Хәер, мондый тенденция Татарстанда гына түгел, Россиянең күп кенә төбәкләрендә күзәтелә. Мисал өчен, андыйлар Псков өлкәсендә җитәрлек икән.

Мондый «лагерь»лар турында игъланнар күп җирдә пәйда була. Ләкин шулай да аларны күзәтеп-карап торалар. «Лагерь» дип аталган оешманың Роспотребнадзордан һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан рөхсәт кәгазе булмый. Җитмәсә, туклану менюлары да төзелмәгән, күп кенә кимчелекләре була икән. Быел да Татарстанда шундый 5 оешма ачыкланган. Контрольдә тоту органнары аларга «кунакка» килгәч, күбесе ачылырга да өлгермәгән.

– Мондый оешмаларны «лагерь», дип әйтергә дә тел бармый. Чөнки «лагерь» булса, анда балаларның ялы тиешенчә итеп оештырылырга тиеш. Мисал өчен, балаларга бер коттедж бистәсендәге шундый оешмада гипермаркеттан алынган сосискалар ашатканнар. Ә «Лето» үзәгенә кергән лагерьлар өчен без тулысынча җавап һәм гарантия бирәбез, – ди «Лето» балаларны һәм яшүсмерләрне сәламәтләндерү, ялын һәм мәшгүльлеген оештыруның республика үзәге директоры Раиль Моратшин.

«Лето» үзәге сайтында (http://rcleto.ru/) Татарстанның барлык лагерьлары реестры бар. Шуңа да яшүсмернең ялы күңелле, файдалы һәм имин узсын, дисәң, шушы лагерьларны сайларга тәкъдим итәләр.

***

Хәер, җәй бетте, дип күңелсезләнергә ашыкма әле син! Көзен дә, кышын да лагерьларның ишекләре ачык булачак. Чөнки лагерьларның быелгы сезоны 2018 елның язында гына төгәлләнә.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА