ДӨНЬЯНЫҢ ИҢ ТЕКӘ СТАДИОНЫ: АКЧА ЭШЛӘҮ СЕРЛӘРЕ

Дөнья үзгәрә, җәмәгать! Спорт кешелек тормышында көннән-көн зуррак урын ала бара.

Ышанмыйсыңмы? Юкка. Дөнья байлары елдан-ел спорт өлкәсенә инвестицияләрне яудырып тора, медигигантлар теге яисә бу ярыш-берлек-чемпионатларны күрсәтү хокугына ия булу өчен миллиардлаган евро-доллар сарыф итәргә риза (мисалга, 2015 елда Англия премьер-лигасын 3 ел буе (барысы 504 уен) күрсәтү хокуклары өчен Sky Sports һәм BT Sports компанияләре 5,136 млрд. стерлинг фунты (7,5 млрд. доллар тирәсе) түләячәк). Спорт йолдызларының 2016 елда танылган шәхесләр арасында иң күп акча эшләүчеләр рейтингында урыны түрдән (100 кешенең – 29ы спортчылар). Тиздән дөньяның иң абруйлы шәхесләр рейтингында да берәр футболчы-бейсболчы-гольф уенчысы пәйда булачак, дип фаразларга алшартлар юк түгел.

Медиа һәм интернет чорында яшәүнең спортчылар өчен кимчелекләре генә түгел, уңай яклар да шактый. Әйе, берәү дә танымас әле дип, теләсә нәрсә кыланып йөри алмыйсың – һәрбер диярлек адымың күзәтү астында, ябык шәхси тормышның ни икәнен дә онытсаң була.

Гомумән, җанатарлар җәмгыять тормышына тәэсир итә алырлык көч буларак формалашты. Германия, Испания, Франция, Италия (бигрәк тә) хакимиятләре, муниципаль органнарының җанатарлар белән мөнәсәбәтләре төрле этаплар кичерде. Ачыктан-ачык бәрелешләр, солых-килешүләр, тыныч конфронтацияләр. Спорт клублары белән фанатларның бәйләнеш чорлары да төрле дәрәҗә киеренкелекләр белән билгеле.

ХХI гасыр – акча, капитал хөкем сөргән вакыт. Спорт клублары җанатар энергиясен акчага әйләндерергә мөмкинлеген сизеп алу мизгелен спорт өлкәсендә революция дип игълан итәргә була. Интернет һәм технологияләр үсеше бу барышның тизлеген тагын да арттырды.

Безнең көннәрдә яңа экономик базарлар ачу (яңа җанатарлар җәлеп итү өчен), һәрьяклап локаль җанатарларның күңелен күрү (даими фанатлар базасын саклау һәм үстерү максатыннан) – клублар өчен тормыш итүнең төп шарты.

Яңа базарларга чыгу, яңа илләрдәге җанатарларны җәлеп итү – шактый катлаулы экономик процесс, нечкәлекләре бихисап. Ә менә яши торган региондагы җанатарларның күңелен күрү һәм аларны күбәйтүнең төп шарты (клубның кызыклы традицияләре, тарихы, мөмкин булган кадәр кызыклы уены һәм яхшы уенчылары булудан тыш) – яхшы, комфортлы стадион булдыру.

Стадион – клубның һәм җанатарларның йорты. Һәм ул шәхси йорт кебек үк уңайлы, матур, чиста-пөхтә булырга тиеш. Өеңә кайту белән яраткан бүлмәңә кереп, яраткан диваныңа ятып, яраткан китабыңны кулга алган кебек үк, яраткан командаңның стадионына да син өйгә кайтып кергән төсле хис итәргә тиешсең. Уңышлы бизнес алып баруның сере гади, күрәсең. 2017 елның сентябрь аенда АКШның Атланта шәһәрендә Mersedes-Benz Stadium стадионы ачылды. Ни өчен бу кызыклы булырга тиеш соң, дип аптырама. Бу – дөньяның иң текә, иң заманча спорт объекты.

Стадионны төзү турындагы карар 2012 елда кабул ителә. Атланта шәһәрендә АКШның югары лигаларында уйнаучы ике профессиональ команда бар – америка футболы буенча NFL вәкиле “Атланта Фэлконс” һәм соккер (европадагы футболны Америкада шулай атыйлар) лигасы MLSта катнашучы “Атланта Юнайтед” командалары өчен яңа йортның төгәл бәясе – 1,6 млрд. доллар. Россия өчен күрелмәгән хәл – бу сумманың нибары 200 млн.доллары гына Атланта урнашкан Джорджия штаты бюджетыннан алынган (анысы да, килешү буенча, кунакханәләрдә тору өчен кешеләр тоткан акчалардан бүлеп чыгарылган), калганы – команда хуҗалары һәм шәхси инвесторлар акчасы.

Стадион 71 мең кешене кабул итәргә сәләтле (83 меңгә кадәр киңәйтергә мөмкин). Мондый күләм концерт һәм күңел ачу чаралары һәм америка футболы буенча матчларда гына булачак. Соккер вакытында махсус механик пәрдәләр трибуналарның югары ярусларын яшереп, җанатарлар өчен урыннар 42500 га кимиячәк.

Стадионның махсус чат-боты һәм мобиль кушымтасы бар. Кушымта ярдәмендә 12 мең машина куярлык урыны булган парковкада урынны алдан беркетеп куярга, шул урынга кадәр юлны бик җиңел табарга була; стадионда югалып калганнар яки берәр нинди сораулары булганнар Ask Atrhur исемле (командаларның хуҗасы Артур Бланк хөрмәтенә шулай аталган) чат-ботка мөрәҗәгать итә алалар.

Стадионда интернет тизлеге яхшы булсын өчен 1800 wi-fi ноктасы урнаштырылган (технологик яктан алдынгы стадионнарга караганда 1,5 тапкырга күбрәк) – 70 меңнән артык кешегә бу рәхәтләнеп интернет кырларын гизәргә, теләгән кадәр күләмдә челтәрдәге мәгълүматларны файдаланырга җитәрлек.

“Мерседес Арена” горурлыгы – түбәсе. Кыска вакыт эчендә ачылып ябылырга сәләтле бу катлаулы конструкция 8 “таҗ”дан гыйбарәт. Монда сүзләр кирәкми – үзегез карагыз.


Фактлар:

– стадионга эләгү өчен (парковкага керү белән дә шул хәл) бернинди чират та торасы, кәгазь билетлар да аласы юк – бар билетлар бары электрон рәвештә генә сатыла;

– түбә астындагы экран 360°ка сурәт күрсәтә; бу – дөнья спорт объектларындагы иң зур экран; экран баручы хәлләрне стадионда утыручы һәр җанатар да бертөрле яхшы күрәчәк;

– бер экран белән генә чикләнми – стадион буйлап тагын 2400гә якын экран урнаштырылган – тамашачы үз урыныннан торып китәргә курыкмаска тиеш; бәләкәй генә экраннар хәтта бәдрәфтәге көзгеләргә дә куелган;

– “Мерседес-Бенц” компаниясе стадион исеменә хокукларны 2042 елга кадәр сатып алган;

– аренаның тагын бер фишкасы – трибуналар арасында урнашкан ике күпер: матч вакытында һәрбер җанатар анда менеп, уеннан аерылмыйча гына шәһәр пейзажлары белән хозурлана ала – күперләр артында гигант тәрәзә эшләнгән;

– ашыйсың, күңел ачасың килдеме? Һәр яруста күңел ачу үзәге һәм бар-ресторанга урын бүленгән. Бар белән рестораннарның гомуми саны – 24. Әле бу хот-дог, поп-корн ише вак-төяк кабымлык сату нокталарын исәпкә алмаганда;

– стадион гаҗәеп энергоэффектив һәм экологик яктан уйлап эшләнелгән – арена милегендә 4000 кояш батареясы һәм яңгыр суын җыеп куллану системасы бар. Болар барысы гомуми шәһәр челтәре электроэнергиясен куллануны 29%, су куллануны 47%ка киметергә мөмкинлек бирә.


Чыганак: Sport Connect блогы

Фотолар: Getty Images.com / Todd Kirkland, Kevin C. Cox, David J. Griffin