КОЯШ – КАЧТЫ, ДЕПРЕССИЯ БАСТЫ… /ПСИХОЛОГ КИҢӘШЛӘРЕ/

Күңел төшенкелеге, эч пошу, кәефсезлек – көзге көннәрдә күп кеше болар белән очраша. Ничек итеп көзге саңгырау хәлсезектән (депрессия) котылырга? Әлеге сорауга җавапны КФУның психология һәм мәгариф институты доценты Илдар Абитов бирә.

Аның сүзләренчә, көз көннәрендә күзәтелә торган хәлсезлек – абстракт төшенчә. “Кем өчендер бу – тормыш турында уйланырга, иҗат итәргә, язарга сәбәп. Иҗат кешеләренә бу халәттә булу файдага да хәтта” , – ди Илдар Абитов.

Шулай да күп кеше аннан бернинди дә файда күрми. Начар кәеф, хәлсезлек күбесенчә кояш яктысы җитмәү сәбәпле барлыкка килә. “Күпмедер вакыттан соң кар явар, кыш килер. Хәлсезлек юк булачак”, – ди доцент.

Ә менә кешенең башка борчулары булып, шулар өстенә тагын көз килүе дә начар тәэсир итү бераз авыррак күренеш. Юкка гына көзен психиик авырулар артмый бит.

“Кеше аралашуда авырлык тоярга, эшендә яки укуында авырлыклар килеп чыгарга мөмкин. Шул сәбәпле, аппетит начараю, йокысызлык күзәтелә. Әгәр, проблемадан чыгу юлы юк, дип саныйсыз икән, белгечләргә мөрәҗәгать итү яхшы булыр”, – дип киңәш итә Абитов.

Аның сүзләренчә, хәлләр аның кадәр үк мөшкел булмаса, көзге хәлсезлекне үзең дә җиңә аласың. “Спорт моның өчен иң яхшы чара булыр. Шулай ук кул эшләре белән шөгыльләнү дә файдага гына”.

Апатиядән котылырга шопинг яки яңа прическа да ярдәм итәргә мөмкин. Психолог вакыты-вакыты белән үзеңә бүләк ясау яхшыга, ди.

Тәмле ризык – начар кәефтән яхшы дәва. Салкын һава торышы булганда гел баллы ашыйсы килә. Илдар Абитов бу теләктән баш тартмаска куша. Иң мөһиме – чикне белергә. Алайса яхшы кәфе белән бергә артык авырлык та барлыкка килергә мөмкин.

“Салкыннар килү белән без җылы урында утырырга, тизрәк юрган астына чумарга ашыгабыз. Бу дөрес түгел. Күбрәк аралашырга, кунакка йөрергә, төрле чараларга барырга кирәк. Болар барысы да яхшы кәеф булдырырга ярдәм итәр”, – ди Илдар Абитов.