«ЯНДЕКС.ЛИЦЕЙ» – ТАТАРСТАНДА

Татарстанда «Яндекс.Лицей» ачылачак. Әлеге лицейга кабул итү 10 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Гаризаларын 8 һәм 9 сыйныф укучылары тапшыра ала. Алар өчен программалау буенча түләүсез курслар уздырачаклар. 

Кабул итү Казан, Иннополис, Чаллы шәһәрләрендә бара. Әлеге программа ике ел дәвам ителер дип көтелә. Теләк белдерүчеләргә проектның сайтында анкета калдырырга мөмкин, укучылар монда мантыйклы фикерләүгә тест та үтә ала.

«Яндекс.Лицей» үз эшен 2 октябрьдән башлаячак. Дәресләр атнага ике тапкыр 15.00 соң уздрылыр дип көтелә.