КҮК. ПАРАШЮТ. КЫЗ БАЛА.

парашют

Хәрби киемнәрдә плац буенча егетләр һәм кызлар бара… Кызлар? Әйе, әйе, нәкъ үзләре. Ә сүз хәрби-патриотик лагерь «Десантник» турында барачак. Һәр җәй саен шушы лагерь үзенә кыю, курку белмәс кызлар һәм егетләрне җыя. Анда аларны машина йөртү осталыгына, автоматтан атарга, кыен юлларны үтәргә, ә иң кызыксындырганы – парашют белән сикерергә өйрәтәләр.

парашют 1Парашют белән сикерүгә килгәндә, монда иң мөһиме – кыюлык, сәламәт тән һәм көч кирәк. Чөнки һәр парашютның авырлыгы якынча 16 кг.

ЧИКЛӘҮЛӘР ТУРЫНДА

Парашют белән сикерергә рөхсәт бирсеннәр өчен, синең авырлыгың 48 кгнан ким булмаска, 90кгнан артмаска тиеш. Әгәр дә азрак була икән, инструктор белән икәүләп сикерергә туры киләчәк. Һәм, әлбәттә инде, 18 яшь тулганчы әти-әниләр: «Без аның сикерүенә каршы түгел», – кебегрәк раслама язып, кулларын куярга тиеш.

 Күккә күтәрелгәнче

Парашют спорты бик җитди нәрсә, тоттым да сикердем түгел, сикерү алдыннан һәр курсант дәресләр алып, имтихан тапшырырга тиеш. Имтиханга самолеттан аерылу, стропалар белән эшләү, килеп чыккан каршылыкларны җиңү, 2 метр биеклектән кульбит ясап сикерү керә.

парашют 4

 

Күктә нинди каршылык булырга мөмкин инде диярсез. Җирдән аерылып, кире җиргә кайту вакыты, гомумән, тулы каршылык. Җил яисә киресенчә җилсезлек, болытлар, җирдәге тигезсезлек, урман-елгалар, йортлар, электр чыбыклары. Боларның барысыннан да ераграк булырга кирәк…

ПАРАШЮТЧЫ СҮЗЛЕГЕ

самолеттан аерылу – чыгарып торучыга буйсынып, очу җайланмасыннан чиксез күк иркенә чыгу

стропа – асма система белән парашют гөмбәзен тоташтырган бау

асма система  – каешлардан, ленталардан торган җайланма, парашютчыны беркетү өчен кирәк

кульбит – алга таба мәтәлчек ату

ит яки пристрелка – башкаларның сикерү ноктасын төгәлләштерү өчен самолеттан беренче булып сикерүче, гадәттә, тәҗрибәле, салкын канлы, җиңел гәүдәле парашютчы.

однораз – бер генә тапкыр сикереп, парашютка башка якын килмәүче, парашютчылар бик хөрмәт итеп бетерми торган шәхес

 «Пошел!» тылсымлы сүзе

Җирдән самолет аерылды. Йөрәк дөп-дөп тибә. Колакны самолет тавышы томалый, җир ерагая. 300 метрга күтәрелгәч, запас парашют җайланмасын кушалар. 800 метр. Самолет ишеге ачыла, ә анда бары сирәк болытлар, зәңгәр күк. Әйе, матур күренеш, ләкин син сокланудан шактый ерак. Чөнки тагын берничә минуттан шул «төпсезлек»кә, зәңгәрсу «океан»га чумарга кирәк. Менә ул секундлар.

парашют 3

«Пошел!» Җилкәгә инструкторның кагылуы була, океан сине үз кочагына ала. Һава җитми, йөрәк күкрәктән бәреп чыгардай тибә. Парашют ачылсын өчен якынча 6 секунд кирәк. Ләкин шул 6 секунд бар гомерне янәдән яшәүгә тиң. Парашют ачылуга йөрәк «ниһаять» дип җиңел сулый.

 

СИН ДӘ ТЕЛӘСӘҢ

Әгәр кызыксынып киткәнсең икән, Казаннан ерак түгел, «Коркачык» («Куркачи») аэродромында теләсә кем парашют белән сикереп карый ала. Син икенең берсен – 600-1000 метрдан ялгыз сикерүне яисә 2200-2500 метрдан инструктор белән сикерүне сайлый аласың. Беренчесе – 2500, икенчесе – 5000 сум тирәсе. Ошап китсә, Татарстан республикасы үзәк аэроклубына язылып, чын паршютчылыкка укырга мөмкин.

Бераз гына лирика

Хәзер инде син кош. Бар дөнья тып-тын, самолет инде күздән югалган. Җирдә бар нәрсә кечкенә нокталар булып кына тоемлана. Күпме адреналин, күпме эмоция, күпме ләззәт һәм мәхәббәт белән тулган очу.

парашют 2

 

Җир якыная, тавышлар ишетелә башлый. Димәк, кире бар зиһенне җыеп, каршылыкларның булмавына инанырга һәм җир белән очрашуга әзерләнергә кирәк.

Җир! Атналык әзерлек һәм ярты сәгатьлек күк тормышы инде артта калды. Зәңгәр берет киеп, ил сагына басу хыялы, горурлык били бөтен тәнне. Син – хәрби, син – ил киләчәген кайгыртучы.